ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге “Батырлар. Татарстан Геройлары” программасында катнашучылар тарафыннан эшләнә торган проектлар турында фикер алышуда катнашты

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Узган атнада «Волга» яшьләр үзәгендә “Батырлар. Татарстан Геройлары” программасында катнашучылар хакимият органнары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашты.

Чараның максаты программада катнашучылар тарафыннан эшләнә торган кайбер мөһим проектлар турында фикер алышу иде, болар: территорияләрне тотрыклы үстерү өчен ясалма интеллект технологияләрен кертү, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына уңайлы шартлар тудыру, шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирүче чаралар. Проекларны бәяләүдә министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре чыгыш ясады. Әлеге эшлекле очрашуда шулай ук ТР Пространство белешмәләре фонды вәкилләре — җитештерү идарәсе башлыгы Владимир Кандалинцев һәм җитештерү процессларын автоматлаштыру секторы башлыгы Григорий Ложкин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Республикабызда “Батырлар. Татарстан Геройлары” кадрлар программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Программаның төп максаты — махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрендә нәтиҗәле эшләргә әзерләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International