Республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының 30 гыйнварда үткән йомгаклау коллегиясендә Татарстанның тотрыклы икътисадый үсеше шартларында биологик төрлелекне саклауның мөһимлеген ассызыклады.
Республиканың аучылык җирләре чикләрен кадастр исәбенә алудагы уңышларын аерым телгә алды ул. Татарстанның бу юнәлеш буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алда баруын билгеләп үтте.
«Быел ТР Пространство белешмәләре фонды белән берлектә, Дәүләт комитетына әлеге эшне ахырына кадәр төгәлләргә кирәк», – дип тәмамлады чыгышын беренче вице-премьер.
Тулырак «Татар-информ» материалында.
Салават Камалетдинов фотосы / «Татар-информ»