Кичә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән уртак утырышы узды.
Чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Эдуард Леонтьев, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук республика урман хуҗалыклары һәм урманчылыклары директорлары катнашты.
Коллегия кысаларында оештырылган күргәзмәдә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының төбәктәге урман утыртмаларын цифрлаштыру турындагы стенды урын алды. Фонд директоры Дмитрий Лунегов кунакларга Татарстан территориясендә исәпкә алынмаган урманнарны ачыклау өчен цифрлаштыру этаплары һәм башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләде.