Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, “Дәүләт хезмәтләре” порталында кулланучыларның исәп-хисап язмаларының куркынычсызлык дәрәҗәсен сизелерлек арттыруга юнәлдерелгән, «Ышанычлы элемтә» сервисы турында искә төшерә.
Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы «Ышанычлы элемтә» сервисы турында искә төшерә. Бу сервис “Дәүләт хезмәтләре” (Госуслуги) порталында кулланучыларның исәп-хисап язмаларының куркынычсызлык дәрәҗәсен сизелерлек арттыруга юнәлдерелгән.
«Ышанычлы элемтә» — өстәмә яклауның инновацион механизмы. Ул шуннан гыйбарәт — сез сайлаган ышанычлы зат “Дәүләт хезмәтләре”ндә хисап язмагызның куркынычсызлыгына бәйле гамәлләрне раслау өчен запрослар алачак. Шул ук вакытта ышанычлы зат кулланучының шәхси кабинетына керә алмый һәм аның исеменнән нинди дә булса гамәлләр башкара алмый.
Сервисны тоташтыру өчен 3 адым ясарга кирәк:
Сервистан файдалану өчен түбәндәге таләпләргә туры килергә кирәк: Россия Федерациясенең балигъ булган гражданы булу һәм “Дәүләт хезмәтләре” порталында расланган исәп язмасы булу.