Шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләренең генераль планнарын эшләү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге республика муниципаль берәмлекләренең шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләренең генераль планнарын эшләү мәсьәләләренә багышланган, яңа елдагы беренче эшлекле киңәшмәдә катнашты.

Чара ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә республика муниципаль районнары, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, «Роскадастр»ның Татарстан Республикасы буенча филиалы һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында торак пунктларның чикләрен билгеләгәндә һәм торак пунктларның чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына (ЕГРН) керткәндә туган мәсьәләләр күтәрелде, шулай ук аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International