Географик объектларның атамалары каталогын татар телендә алып бару тәртибе расланды

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда географик объектларның исемнәре каталогын татар телендә алып бару тәртибе рәсми рәвештә расланды. Карарны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Географик объектларның атамаларын татар телендә билгеләү өчен "ТР пространство белешмәләре фонды" ДБУ җаваплы.

Бу хакта тулырак «Республика Татарстан» газетасы сайтында укыгыз.

ТР пространство белешмәләре фонды эшли башлаган көненнән алып бүгенгәчә төбәкнең мәдәни мирасын саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру буенча киң эшчәнлек алып бара. Географик объектларның исемнәрен татар телендә эзләү һәм аныклау зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә.

Татар телендәге географик объектлар атамалар каталогы беренче тапкыр Фонд сайтына 2021 елда урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International