Ил күләм пространство белешмәләре системасы проектын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләре әйтелде

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Росреестрда Россия регионнарында “Ил күләм пространство белешмәләре” Бердәм цифрлы платформасы” Федераль дәүләт мәгълүмати системасын (НСПД) үстерүгә һәм эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны координацияләү буенча ведомствоара эшче төркеменең 12нче утырышы узды.

Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский НСПД гамәлгә ашыру буенча проект РФ Хөкүмәте игътибарының аерым үзәгендә торуын әйтте. Ул НСПД иңдерүнең төп нәтиҗәләрен игълан итеп, алдагы чорга ведомствоара төркем эшенең төп бурычларын билгеләде.

“Бу регионнар белән команда эше, һәм ул кызу темплар белән бара. 2024 ел нәтиҗәләре буенча НСПД Бердәм цифрлы платформасы, план күрсәткече 20 булганда, илнең 53 регионында кертелде. Хәзерге вакытта НСПД 27 федераль һәм 80 төбәк мәгълүмат системасы белән интеграцияләнгән. Платформа нигезендә дәүләт, гражданнар һәм бизнес өчен 20 электрон сервис булдырылды. Өченче чират кысаларында 2025-2026 елларда НСПД тагын 11 регионга кертеләчәк, 10 ярдәмче система һәм 12 цифрлы сервис үсеш алачак, тагын 6 сервис өстәмә  булдырылачак. 2025 елның ахырына кадәр төп бурыч – НСПД нигезендә кадастр хисабын исәпләү өчен күчемсез милек базары ярдәмче система эшләп чыгару”, - диде Олег Скуфинский.

Аерым игътибар Хөкүмәт йөкләмәләрен гамәлгә ашыруга бирелә, шул исәптән НСПД пространство объектларын квлассификацияләү һәм кодлаштыруның бердәм системасын төзү проектына да. Бүгенге көндә тармак классификаторларында аерымлыклар саны бихисап, тармак пространство объектлары атамаларына һәм аларның цифрлы тасвирламасына бердәм алым юк. Проект түбәндәге төп бурычларны чишүгә юнәлдерелгән:

  • тармак классификаторлары нигезендә пространство объектларын классификацияләүнең бердәм системасын булдыру;
  • белешмәләр иңдерүне тәэмин итү, мәгълүматны камилләштерү (белешмәләрне бертөрле форматка китерү);
  • кулланучыларның төрле сценарийлары өчен пространство белешмәләре белән эшләү буенча методикалар эшләп чыгару.

Нәтиҗәлә НСПДда белешмәләр эзләүне һәм навигацияне яхшыртучы технология булдырылачак. Бу НСПД сервисларын клиент мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә юнәлдерәчәк. Кулланучылар пространство объектлары, аларның үзлекләре һәм төрле тармакка каравы турында комплекслы белешмәләр ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International