«Геодезия һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» конференциясе географиясен киңәйтү мәсьәләсе каралды

2025 елның 18 апреле, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында «Геодезия һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» Халыкара фәнни-гамәли конференциясен оештыру сораулары буенча очрашу узды.

Биредә Казан федераль униерситетының астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы доценты Ренат Загретдинов, Фонд директоры Дмитрий Лунегов, аның беренче урынбасары Сергей Бахматов, пространство белешмәләре идарәсе җитәкчесе Петр Белов, Фондны һәм каталогны алып бару бүлегенең баш белгече Анна Платова катнаштылар.

Катнашучылар докладлар тематикасының мөмкин булган үзгәрешләре, фәнни эшчәнлеккә басым ясау зарурлыгы, шулай ук катнашучыларның географиясен киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. ФПД белгечләре тарафыннан геодезия, картография һәм география юнәлешләре буенча белем бирүче Россия югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре, шулай ук чит ил уку йортлары исемлеге төзелгән. Хәзер әлеге исемлек КФУга эшкәртүгә тапшырылган, чагыштырудан соң вузларга конференциядә катнашу өчен чакырулар җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International