Татарстанда Әлмәт районының ике торак пунктын бетерергә планлаштыралар

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Әлеге закон проектын Әлмәт муниципаль районы советы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим итте.

"Анализ нәтиҗәсендә Әлмәт районында үсеш билгеләренә туры килмәгән ике торак пункт табылды - Әлмәт авыл җирлегендә урнашкан Бота урманлыгы һәм Новоникольск аыл җирлегендә урнашкан Хазовка бистәсе", - диелгән аңлатма язуында.

Әлеге торак пунктлар даими рәвештә яшәүчеләр булмау аркасында киләчәтә үсеше булмас, дип табылды. Җирле хөкүмәт һәм ике авыл җирлеге халкы әлеге торак пунктларны бетерү инициативасын хуплады.

Закон кабул ителгән очракта әлеге торак пункт башта Дәүләт географик атамалары каталогы реестрыннан, соңрак ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан алып баручы Татарстан Республикасы географик объектлары атамалары каталогыннан алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International