Татарстанда генпланнарны раслаганда мәҗбүри булмаган иҗтимагый тыңлаулар турындагы закон үз көченә керде

2025 елның 11 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов генераль план проектларын һәм башка шәһәр төзелеше документларын әзерләгәндә иҗтимагый фикер алышулар яисә гавами тыңлаулар үткәрү кирәк булмаган очракларны билгели алырга ярдәм итүче законны имзалады.

Аңа кадәр әлеге закон проекты Дәүләт Советының сигезенче утырышында кабул ителгән иде. Документ максаты  - Республика законнарын РФ Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән үзгәрешләргә туры китерү.  Төзәтмәләр Министрлар Кабинетының вәкаләтләрен киңәйтә, аерым алганда, Татарстан хөкүмәте генераль планнар проектларын, җирдән файдалану һәм төзелеш, планлаштыру һәм территорияләрне манлау кагыйдәләрен әзерләгәндә иҗтимагый фикер алышулар яисә гавами тыңлаулар үткәрү кирәк булмаган очракларны билгели алачак. Шул ук проектларга үзгәрешләр кертүгә дә кагыла. Элек мондый вәкаләтләр вакытлы характерда иде, хәзер – даими.

"Процедураларны гадиләштерү рөхсәт документларын әзерләү вакытын кыскартачак, әһәмиятле объектларны гамәлгә ашыруны тизләтәчәк. Әлбәттә, әйләнә- тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган һәм халык сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган объектларны урнаштырганда без гражданнарның фикерен исәпкә алачакбыз»,  – дип белдерде ТР төзелеш министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International