Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Үзбәкстан кунаклары булып китте. Әлеге делегацияне "Тошкентбошплан ЛИТИ" ДУ генераль директоры Рөстәм Шәрифов җитәкләде.
Кунакларга Фонд эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр - пространство белешмәләре белән эшләү, региональ электрон картографик нигезне алып бару, генераль планнар, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен, территорияләрне планлаштыру һәм ызанлау проектларын эшләп чыгару кебек темалар кузгатылды.
Катнашучылар шулай ук шәһәр төзелеше документларын эшләгәндә пространство белешмәләрен куллану тәҗрибәсен телгә алып, әлеге өлкәдә үзара хезмәттәшлек итү турында да сөйләштеләр.