Казанда агломерацияләр үсешендә пространство белешмәләре роле каралды

2024 елның 15 ноябре, җомга

Казанда "РОСТКИ: Россия - Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» бизнес — форумы кысаларында «РЕБУС» Халыкара форумы старт алды. Форум мәйданчыкларының берсе агломерацияләр үсешендә пространство белешмәләренең роленә багышланган иде.

Сессиядә Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән килгән министрлык вәкилләре һәм Үзбәкстан Республикасыннан кунаклар катнашты. Чараның модераторы булып АБУКО ассоциациясе советы рәисе Искәндәр Мельдебеков чыгыш ясады.

Кунакларны Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләү сүзләре белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов каршылады:

- Агломерацияләр территорияләрне үстерү балансын табарга, регион үсешенең социаль-икътисади стратегиясен булдырырга мөмкинлек бирә. Агломерация булдыруның беренчел өстенлеге булып югары дәрәҗәдәге яшәү сыйфаты, хезмәт җитештерүе үсүе, эшлекле һәм икътисади активлыкны күтәрү, социаль инфраструктураны камилләштерү кебек пунктлар тора. Әлеге нәтиҗәләргә пространство белешмәләре дөрес итеп кулланган очракта гына ирешеп була, - дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының торак пункт чикләрен билгеләү эшендәге тәҗрибәсе турында үз чыгышында учреждениенең директоры Дмитрий Лунегов сөйләде.

Ул территориаль планлаштыру документларын эшләгәндә килеп чыга торган төп кыенлыкларны санап чыкты: урманчылык җирләре белән кисешү, авыл хуҗалыгы кишәрлекләрен аеру зарурлыгы, «торак пунктлар» категорияле җир кишәрлекләре булмау сәбәпле торак пунктларның чикләрен формалаштыру мөмкинлеге булмау, магистраль торбаүткәргечләрдән зоналар белән минималь ара салу һ.б. - болар барысы чикләр билгеләү процессын һәм аларны күчемсез милек реестрына кертүне озакка суза. Фонд белгечләре тәҗрибәсеннән чыгып, әлеге проблемаларны хәл итү юллары да тикшерелде.

Сессиядә шулай ук субъектлар территорияләрендә комплекслы кадастр эшләрен уздыру үзенчәлекләре, ЕГРН белешмәләрен актуальләштерү һәм тулыландыру, муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләү, генераль планнар, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International