Кичә Россиянең Федераль Монополиягә каршы хезмәтенең укыту-методик үзәгендә милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге белгечләр өчен семинар уздырылды. Биредә ТР Пространство белешмәләре фонды директорының беренче урынбасары Сергей Бахматов та катнашты.
Сәламләү сүзе белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов чыгыш ясады.
Семинар барышында федераль законнарындагы яңалыклар каралды, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль проблемалар, шулай ук республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатыларыннан килгнән сорауларга буенча фикер алышу узды.
Семинар ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ВШГМУ КФУ берлектә оештырылды.