Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнология һәм җир кулланышы институты актлар залында агмдагы елда 4 курс студентларының практика узу нәтиҗәләре буенча киңәшмә үтте.
Чарага вуз студентларына практика узу мөмкинлеге биргән оешмаларның җитәкчеләре дә чакырылды. Алар укучыларның белем сыйфатын югары бәяләп, сайланган һөнәрләре нечкәлекләренә тиз өйрәнүен һәм җитештерү процессларында һәрберсенең кызыксынуын ассызыклады.
ТР Пространство белешмәләре директоры Дмитрий Лунегов, үз чиратында, Фондның җитештерү бүлекләрендә практикаларын уңышлы узган студентларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүген алар инде Фондның хезмәткәрләре, эшне һәм укуны бергә алып баручы белгечләр - Аделя Габдрахманова белән Ирина Дигодина геодезия һәм картография бүлегендә, ә Рияз Марданов экологик ярдәм күрсәтү секторында хезмәт куялар.
Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлап, аларга алга таба да эшләрендә зур уңышлар телибез!