Бу атнада ТР Пространство белешмәләре фондының геодезия һәм картография идарәсе белгечләре тарафыннан Лаеш районының Столбище торак пункты территориясендә инженер-геодезия эзләнүләре башкарылды.
Башкарылган эзләнүләрнең гомуми мәйданы якынча 13 гектар тәшкил итте. Җирлекне төшерү барышында актуаль топографо-геодезия материаллар тупланды. Алар әлеге территориянең планлаштыру проектын һәм Лаеш районының башка территориаль планлаштыру документларын эшләү өчен кулланылачак.