Очрашуда республиканың Пространство белешмәләре фондының төп эшчәнлек төрләре турында сөйләделәр: фондны алып бару һәм шәһәр төзелеше документларын әзерләү. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр платформасы базасында гамәлгә ашырылучы "Бердәм килештерү кабинеты" проекты турында да фикер алыштылар - ул инженер инфраструктурасы челтәренә технологик кушылу буенча хезмәт күрсәтү вакытын кыскартуга юнәлдерелгән.
КДАУ студенты, Фондның геодезия һәм картография бүлеге белгече Әдилә Габдрахманова төркемдәшләрен эш һәм укуны бергә алып бару, дәүләт оешмасына эшкә урнашуның өстенлекләре, Фондта урнашкан дустанә, ярдәмчел мөһит турында сөйләде. Кызыксынган студентларга Фондның җитештерү бүлекләрендә практика узу өчен анкеталар тутырырга тәкъдим ителде.