2024 елда Татарстан Росреестры тарафыннан Балык Бистәсе, Саба, Чистай, Питрәч, Биектау һәм Апас районнары территорияләрендә аэрофотосъемка үткәрелде. Гомуми территория - 2500 гектар тәшкил итте.
Нәтиҗәдә әлеге җирлекләрнең 1:500 масштаблы сурәтләре алынды. Цифрлаштырылган материаллар, тикшерүләр үткәрелгәннән соң, Федераль пространство белешмәләре фондына тапшырылачак. Алынган сурәтләр контроль чаралары максатыннан тыш, җир участоклары чикләре урнашуында реестр хаталарын төзәтү өчен дә кулланыла. 2022 елдан бирле андый төзәтелгән хаталарның саны 48,5 мең булды.
"Пространство белешмәләре базасын актуаль килеш тоту өчен безнең Фонд тарафыннан даими рәвештә Федераль пространство белешмәләре фондына булган материалларны яңартуга, шул исәптән, төрле масштабтагы аэрофотосурәтләргә сораулар җибәрелә. Күп очракта алар генераль планнарда объектлар һәм территорияләр чикләрен төгәлләштерү өчен кулланыла. Шулай ук материаллар гариза буенча физик һәм юридик затларга, дәүләт хакимияте органнарына тапышырылырга мөмкин", - дип белдерде Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов.