Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды эшчәнлеге төп бурычларының берсе булып дәүләт хакимияте органнары яисә дәүләт учреждениеләре тарафыннан оештырылган геодезик һәм картографик тиушеренүләр нәтиҗәсендә җыелган пространство белешмәләрен һәм материалларын даими яңарту булып тора.
Бүгенге көндә Фондта 1829 данә материал саклана, аларның гомуми күләме 460 ГБ тәшкил итә. Барлык пространство белешмәләре һәм материаллары кызыксынган физик һәм юридик затларга, дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына тапшырылырга мөмкин. Моның өчен сылтама буенча https://fpd.tatarstan.ru/blanki-dokumentov.htm гариза тутырырга кирәк.
Гаризалар fpd.rt@tatar.ru электрон адресына да (документны ЭЦП ярдәмендә имзалап, .sig файлын җибәрергә кирәк), Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, а/я 216 (420034 индексы) адресы буенча да кабул ителә. Турыдан-туры Фондка алып килү дә мөмкин. Фонд адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, 8 кат.