Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов Кадастр бәяләве буенча дәүләт бюджет учреждениеләре ассоциациясе оештырган «Административ-территориаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләү» Бөтенроссия ВКС-семинарында катнашты.
Дмитрий Алексеевич торак пункт чикләрен билгеләү өлешендә Фондның тәҗрибәсе һәм казанышлары турында доклад белән чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстан "Пространство белешмәләре милли системасы" дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча пилот регион буларак катнашты. Аның кысаларында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре, торак пунктлары һәм территориаль зоналары чикләрен билгеләп, аларны Бедәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү планлаштырылган иде.
Очрашу кысаларында катнаучыларга шулай ук Владимир өлкәсендә территориаль зона һәм Севастополь төбәгендә мәдәни мирас объктлары чикләрен билгеләү турындагы докладлар да тәкъдим ителде.