РФ Президенты Владимир Путин Комплекслы кадастр эшләрен уздыруга кагылышлы «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды.
Закон нигезендә финанслау чыганагына бәйле рәвештә бюджет акчалары исәбеннән башкарыла торган комплекслы кадастр эшләре 3 төргә бүленә:
- федераль әһәмиятле ("Роскадастр" ГХК тарафыннан башкарыла);
- региональ әһәмиятле (заказчы РФ субъекты дәүләт хакимиятенең вәкаләтле башкарма органы булачак);
- җирле әһәмиятле (заказчы буларак районның яисә шәһәр округының җирле үзидарә органы чыгыш ясый).
Шулай ук закон федераль әһәмияттәге комплекслы кадастр эшләрен башкару тәртибен һәм үзенчәлекләрен билгели, гражданнарга һәм юридик затларга, күчемсез милек объектларына хокук ияләренә мондый эшләрне башкара башлау турында мәгълүмат бирү тәртибен төгәлләштерә.