Бүген ВКС режимында шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләре генераль планнарын, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен (ПЗЗ) эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте. Очрашуда республиканың проектлы оешмалары, муниципаль районнар, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре катнашты.
Катнашучылар генплан эшләү һәм районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләренең агымдагы торышын, шулай ук җирдән файдалану һәм тезелеш кагыйдәләрен әзерләү эшләре барышын карап чыкты.
Хәзерге вакытта документларны вакытында әзерләү һәм аларны чикләр реестрына кертү өчен районнарга ызанлау эшләрен үткәреп, реестр хаталарын төзәтергә, урман кишәрлекләре белән чикләрне төгәлләштерергә, шулай ук, кирәк очракта, урман комиссиясен үткәрергә кирәк. Проектлы оешмалар, үз чиратында, тиз арада проект буенча килгән искәрмәләрне төзәтеп, аларны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына килештерүгә тапшырырга тиеш.