Бүген Татарстанда "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе үтте. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның ведомство астындагы учреждениеләре хезмәткәрләре Лаеш районының Вороновка авылы янында массакүләм үсентеләр утыртуда катнашты.
Гаилә елы кысаларында хезмәткәрләр әлеге акциядә гаиләләре белән бергә катнашты. 4 га тәшкил иткән Матюшино урманчылыгы территориясендә барлыгы 30 министрлык һәм ведомство 12 меңнән артык үсенте утыртты.
Казан астында акция өч мәйданда узды - Лаеш районының Пиголи авылында, Биектау районының "Каменка" санаторие бистәсендә һәм Дербышки торак массивы янында. Республикада акция алтынчы тапкыр уза һәм барлык районнарны били.