Фонд җитәкчелеге кадастр инженерларының көзге семинарында катнашты

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Росреестрында кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемалары буенча семинар үтте.

Чарада ТР Пространство белешмәләре фонды директоры урынбасары Дмитрий Малинин белән кадастр эшчәнлеге һәм җир төзелеше бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сәмигуллина катнаштылар.

Семинар башында Татарстан буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров әлеге чарада катнашучыларга нинди юнәлештә барырга кирәклеген, кадастр эшләре сыйфатын камилләштерер өчен оптималь эш итү юлларын аңларга ярдәм итүен ассызыклады.

Аралашу барышында хисап-теркәү эшләрен башкарганда кадастр эшчәнлегенең һөнәри катнашучыларында барлыкка килгән хаталар каралды. Очрашу азагында һәрбер катнашучы экспертларга сорау биреп, алардан тулы җавап ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International