Районнар белән киңәшмәдә генплан һәм ПЗЗ эшләү сораулары каралды

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләре генераль планнарын һәм ПЗЗларын эшләү сораулары буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, районнар һәм проектлы оешмалар катнашында чираттагы киңәшмә үтте.

Бу юлы катнашучылар тарафыннан Яңа Чишмә, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнарының торак пункт һәм территориаль зона чикләрен кертү план-графигы тикшерелде.

Шулай ук киңәшмә барышында югарыда санап кителгән районнарның территориаль планлаштыру схемаларына (СТП) үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эш барышы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International