Фонд хезмәткәрләре "Пространство белешмәләре милли системасы" Бердәм цифрлы платформасында эшләүгә өйрәнде

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Августта кабул ителгән 317 номерлы федераль закон кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә НСПД сервисларын һәм белешмәләрен куллану мөмкинлеге каралды.Әлеге үзгәрешләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү срокларын кыскартып, документлар комплектын әзерләгәндә килеп чыккан хаталар санын әзәйтеп, тискәре нәтиҗәләр санын киметергә ярдәм итәчәк.

Уку һәм гамәли интенсив кысаларында катнашучылар НСПД сервисларын куллануның 5 сценариен үтте. Әлеге уку платформаны тирәнтен өйрәнүдән тыш, система белән кулланучылардан кире элемтә дә алырга мөмкинлек бирде: сервисларны үстерү һәм өстәм фунцияләр булдыру буенча 130 тәкъдим алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International