Республиканың шәһәр төзелеше документларын әзерләү эше дәвам итә

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчеләре һәм юнәлешләре буенча җаваплы хезмәткәрләре республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясенә генераль планнар һәм ПЗЗлар эшләү сораулары буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов үткәрде, очрашуга ВКС ярдәмендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР буенча "Роскадастр" ГХК һәм республиканың проектлы оешмалары кушылыд.

Әлеге киңәшмә атна саен төрле районнар белән үткәрелә. Бу юлы Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим и Түбән Кама районнарының торак пункт һәм территориаль зоналар чикләрен ЕГРНга кертү буенча төп проблемаларны һәм аларны чишү юллары каралды.

Шулай ук катнашучылар югарыда санап кителгән районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләре турында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International