27-28 сентябрьдә “Идея” технопаркында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасында пилотсыз авиация системаларын үстерү Программасын әзерләү буенча стратегик сессия узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештырды.
Республика программасын әзерләүче эшче төркемгә 100дән артык министрлык, ведомство, белем бирү оешмалары, НИИ, үсеш институтлары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре керде. Сессиядә катнашучылар биш төркемгә бүленеп, пилотсыз авиасистемаларны үстерүгә юнәлдерелгән федераль проектлар нигезендәге материаллар өстендә эшләде. “Илдә җитештерелгән пилотсыз авиация системаларына сорау үстерү” төркеме эшендә ТР Пространство белешмәләре фонды директорының беренче урынбасары Сергей Бахматов катнашты.