Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды тарафыннан студентларны практикага җәлеп итү буенча республиканың әйдәүче югары уку йортлары белән актив эш алып барыла.
ТР Пространство белешмәләре фондында җитештерү бүлекләре эше белән танышу максатында Казан федераль университеты студентлары кунак булды. Очрашу башында директор Дмитрий Лунегов аларга төп эшчәнлек юнәлешләре, Фонд белән бәйле федераль һәм республика проектлары һәм төрле эзләнүләр, съемкалар башкарырга ярдәм итүче учреждениенең матди-техник нигезе белән таныштырды.
Аннан соң студентларга, кабинетлар буенча йөреп, шәһәр төзелеше документларын эшләү этаплары, региональ пространство белешмәләре фондын алып бару, инженер эзләнүләр үткәрү кебек эшләр турында сөйләделәр.