Кичә ТР Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы делегациясе составында Кайбыч муниципаль районы тарафыннан әзерләнгән концерт программасында булып кайтты. Әлеге чара Казанның "Сәйдәш" Мәдәни үзәгендә "Татарстанның мәдәни башкаласы" бәйгесе кысаларында узды.
Кайбыч районының солистлары һәм иҗади коллективлары катнашындагы зур концерттан тыш, кунаклар өчен декоратив–гамәли сәнгать күргәзмәсе, төрле мастер–класслар һәм укулар, милли аш-су һәм интерактив мәйданчыклар әзерләнгән иде.
Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Рәисе карары буенча Гаилә елы кысаларында уза. Быел җиңү яулаган районда бер федераль яисә региональ мәдәни проект гамәлгә ашырылачак. Аның өчен җиңүчегә 4 000 000 сумлык сертификат тапшырылачак.