РФ 2030 елга кадәрге пространстволы үсеше стратегиясен эшләү тәмамланып килә

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Икътисад министрлыгы 2030 елга кадәрге пространстволы үсеш стратегиясен эшләү тәмамлап килә. Яңартылган документ иске стратегиягә алмашка килеп, икътисади куркынычсызлыкларын булдырмауга юнәлдереләчәк. Алар арасында - геосәяси киеренкелек, яңа юнәлешләргә карау кирәклеге һәм кадрлар җитәмәве.

Документта пространство үсеше өстенлекләре күрсәтелгән өлкә разделлары булдырылачак. Аларны территориаль планлаштыру схемалары бәйләр, дип көтелә. Стратегия буенча, федераль һәм региональ төзелеш эшләре территориаль планлаштыру документларында чагылган очракта гына мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, май аенда әлеге сорау буенча Федерация Советы вәкилләре катнашындагы стратегик сессия узды. Анда РФ премьер-министры Михаил Мишустин территориаль планлаштыруны пространство белешмәләре милли системасы белән бергә алып баруны кирәк, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International