ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләренең генераль планнарын һәм җирдә файдаллану һәм төзелеш кагыйдәләрен җитештерү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
ВКС аша аралашуга ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Пространство белешмәләре фонды һәм республиканың проект оешмалары вәкилләре дә кушылды.
Киңәшмәдә Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Арча, Балтач, Бөгелмә, Буа һәм Югары Ослан районнарыны торак пункт һәм территориаль зона чикләрен кертү план-графигы каралды. Искәртеп үтик, Пространство белешмәләре милли системасының юл картасы буенча, агымдагы елның азагына кадәр барлык торак пункт һәм терзона чиге Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертеп бетерелергә тиеш. Әмма проектларны җитештергәндә һәм аннан соң килештерү дәвамында авырлыклар килеп чыга. Мәсәлән, җир участокларын ызанлау, урман комиссияләрен үткәрү, җир категориясен үзгәртүне яисә "авыл хуҗалыгы өчен" категорияле җирләрне торак пункт җирләренә кертүне килештерү, торак пунктларны үстерү яисә бетерү буенча карар кабул итү һәм башкалар - болар барысы да район тарафыннан вакытында башкарылырга тиеш.
Шулай ук катнашучылар санап кителгән районнарның территориаль планлаштыру схемаларына (СТП) үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эш барышын карап чыкты. Ел ахырына кадәр әлеге ысул белән тагын 183 чикне билгеләү планлаштырыла. Барлыгы республикада бүгенге көндә СТП аша 1057 торак пункт чиге билгеләнгән.