Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында Татарстанның 85% территориаль зоналары исәпкә алынган

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Ай дәвамында Бердәм дәүләт күчемсез милек ресстрына (ЕГРН) Татарстан Республикасының 231 территориаль зонасы чиге кертелде. Шулай итеп, исәпкә алынган терзоналарның гомуми саны 10 804 тәшкил итте (12 701дән). 

ЕГРНга калган 1897 территориаль зонаны кертү өчен төрле проектлы оешмалар тарафыннан җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре (ПЗЗ) җитештерелә. Шулай, ТР Пространство белешмәләре фондында хәзерге вакытта 92 ПЗЗ эшләнелә, тагын 12 - элегрәк расланган ПЗЗларга үзгәрешләр кертелә.

Генераль планнарга килгәндә, җитештерү идарәсендә, шәһәр төзелеше документларын инвентаризацияләү документларын караганда, 54 генераль план эшләнелә. Барлыгы ЕГРНга 3119 торак пунктның 2773 чиге кертелгән (гомуми саннан 88,9%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International