Пространство белешмәләре милли системасы (НСПД) - юридик әһәмияткә ия булган пространство белешмәләренең бердәнбер чыганагы. Әлеге порталда актуаль һәм дөрес мәгълүмат туплана, алар нигезендә исә гражданнар һәм бизнес өчен уңайлы сервислар булдырыла.
25 декабрьдә система гамәлгә керде.
"Россия Федерациясенең башкарма хакимияте федераль органнары, субъектлар, гражданнар, бизнес - барысы да бер уникаль ресур белән куллануы мөһим. Беренче чиратта бу территориаль планлаштыру, төзелеш һәм, әлбәттә, һәр кеше яисә бизнес өчен кирәк - ул эшләгән хокук режимын, сервитутны яисә күчемсез милекнең категориясе тугәлләштерү өчен", - дип ассызыклады Михаил Мишустин.
Бүген НСПД системасына 20 федераль һәм 54 региональ мәгълүмати система тупланган, биредә 2 меңнән артын юридик әһәмияткә ия булган белешмә формалашкан.
Ел ахырына кадәр платформага 31 регион кушылачак. Хәзер аларда мәгълүмати һәм геомәгълүмати системалар буенча аудит үткәрелә. Киләсе елда тагын 22 төбәк кертеләчәк.