Татарстан районнарының шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча киңәшмә үтте

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында ВКС ярдәмендә республиканың муниципаль районнары белән шәһәр төзелеше документларын әзерләү буенча киңәшмә үтте. Әлеге очрашуда шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР муниципаль берәмлекләре Советы вәкилләре дә катнашты.

Хәзерге вакытта Фондта татар телендә республиканың географик атамалары каталогын туплау һәм яңарту эшләре бара. Фонд директорының беренче урынбасары Сергей Бахматов үз чыгышында Әгерҗе һәм Бөгелмә районнарыннан әле дә районның географик атамалары исемлеге килмәве турында әйтте. Бу исә җыелган материалларны ТР Фәннәр академиясенә килештерү өчен тапшыруны тоткарлый.

Аннан соң директор урынбасары Дмитрий Малинин районның территориаль планлаштыру схемалары аша торак пункт чикләрен билгеләү өчен районнарга карата төп таләпләрне аңлатты. Шулай ук катнашучылар Фонд эшендә булган генераль план һәм ПЗЗ проектларын тәмамлау буенча кирәкле мәсьәләләрне хәл итү сорауларын күтәрделәр.

ВКС аша ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадастр мөнәсәбәтләре бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Зөлфия Сагеева Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кермәгән урман бистәләре буенча ачыклык кертеп, “торак пункт җирләре” категорияле җир участоклары булмаган торак пунктларны бетерү процедурасы турында сөйләде.

Киңәшмәдә күрсәтелгән презентация белән сылтама аша узып, танышырга мөмкин: https://fpd.tatarstan.ru/2024.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International