Фондка нефть объектлары турында белешмәләрне тапшыру сораулары каралды

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ, “Транснефть-Прикамье” АҖ һәм “Нефтеконсорциум МНК” АҖ вәкилләре белән кече нефть компанияләренең нефть объектлары турындагы белешмәләрне Фондка кертү сораулары буенча киңәшмә үтте.

Искәртеп үтик, андый төр белешмәләр, беренче чиратта, территориаль планлаштыру документларында нефть объектларыннан чикләүләр зоналарын һәм минималь аралыкларын исәпкә алу өчен кирәк. Шулай ук, Фондның мәгълүмат саклау үзәге булган очракта, физик һәм юридик затларга белешмәләрне оператив тапшыру мөмкинлеге булачак.

Киңәшмәдә катнашучылар Фонд белән хезмәттәшлек итү тәкъдимнәрен карап, шәһәр төзелешендә техник һәм санитар таләпләрне үтәмәү очрагында килеп чыгарга мөмкин рисклар белән танышты, шулай ук Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына керткәнче нефть объектларын генераль планнарда исәпкә алу мөһимлеген әйтте.

Хәзерге вакытта объектлар турында белешмәләрне тапшыру турында килешү төзү сораулары республиканың барлык кече нефть компанияләре белән сөйләшенә. Әлеге материалларны Фондта туплау республиканың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен сыйфатлы нигез булып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International