Кичә ВКС режимында ТР Пространство белешмәләре фонды, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге вәкилләре һәм пространство белешмәләре региональ порталы җитештерүчеләре белән эшлекле очрашу узды.
Катнашучыларга Татарстан Республикасының пространство белешмәләре порталы демо-версиясе тәкъдим ителде. Биредә Фонд реестрына кертелгән барлык белешмәләрне карау мөмкинлеге булачак, дип көтелә. Кирәкле файлларны тиз арада табу өчен документлар категорияләп бүленә ала, шулай ук материалларны бер файлга туплап сакларга да мөмкин, ди җитештерүчеләр.
Атна дәвамында пространство белешмәләре фондын һәм каталогны алып бару бүлеге белгечләре порталда эшләп караячак. Портал эшенә теләкләр һәм искәрмәләр эшче төркемнең киләсе очрашуында каралачак.