Хезмәттәшләребез - экологик ярдәм секторы белгечләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз!
Искәртеп үтик, территориаль планлаштыру документларын эшләү шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәртипкә салучы экологик нормаларны һәм кагыйдәләрне исәпкә алуны таләп итә. Экологик ярдәм күрсәтү секторы эшчәнлеге мөһимлеген ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов та ассызыклады:
- Әйләнә-тирәне саклау бүгенге көндә мөһим эш. Шуңа күрә экологлар хезмәтенә дә олы хөрмәт белән карыйбыз. Территориаль планлаштыру документларын барлык экологик нормаларга туры китереп эшләүгә куелган көчегез, сабырлыгыгыз һәм игътибарыгыз өчен һәрберегезгә дә рәхмәт белдерәм. Эшчәнлегегездә яңа үрләргә ирешеп, алга таба да фикерләрегезне җиңел генә тормышка ашыруыгызны телим!