Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен ЕГРНга кертү эшләре каралды

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов ВКС режимында  республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләренең генераль планнарын һәм ПЗЗларын эшләү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.

Очрашуда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Пространство белешмәләре фонды, ТР Пространство планлаштыру институты, ТР буенча "Роскадастр" ГХК филиалы, республиканың проектлы оешмалары һәм Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Арча, балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле районнары вәкилләре катнашты.

Катнашучылар территориаль планлаштыру документларын эшләп чыгаруга кагылышлы төп сорауларныкарап, Бердәм күчемсез милек реестрына торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләрне вакытында кертү өчен җитешсезлекләрне төзәтү турында килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International