Татарстанда комплекслы кадастр эшләре үткәрелә

2024 елның 4 июне, сишәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында 67 кадастр кварталы территориясендә комплекслы кадастр эшләре үткәреләчәк. Элеге чараның заказ бирүчесе - Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, башкаручысы - Татарстан буенча "Роскадастр" ГХК филиалы.

Әлеге эшләр Биектау, Лаеш, Питрәч, Тукай, Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск, Балык Бистәсе, Саба һәм Чистай районнарында, шулай ук Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә башкарылачак. Барлыгы 30 меңнән артык күчемсез милек объектлары колачланып алыныр, дип көтелә.

Комплекслы кадастр эшләре барышында җир кишәрлекләре, биналар һәм төзелмәләр чикләре урнашуы төгәлләштерелә, реестр хаталары төзәтелә. Бу исә киләчәктә ЕГРНдагы белешмәләрнең төгәллеген һәм тулылыгын тәэмин итеп, күчемсез милек сату-алу эшләрендә проблемалардан, күршеләр белән бәхәсләрдән арындырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International