2024 елда Татарстан Республикасында 67 кадастр кварталы территориясендә комплекслы кадастр эшләре үткәреләчәк. Элеге чараның заказ бирүчесе - Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы.
Казанда - 1 квартал, Әлмәт шәһәрендә - 1, Яр Чаллыда - 3, Биектау районында - 15, Лаеш районында - 1, Менделеевск районында - 1, Түбән Кама районында - 9, Питрәч районында - 16, Балык Бистәсе районында - 3, Саба районында - 4, Тукай районында - 12, Чистай районында - 1.
Агымдагы елда 30 меңнән артык күчемсез милек объектлары чикләре урнашу урынын төгәлләштерү, һәм алар турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү көтелә.