Хокукый мәгълүмат порталында 2024 елның 1 мартында чыккан 255 номерлы "2017 елның 4 мартында чыккан 262 номерлы РФ Хөкүмәте боерыгына үзгәртүләр кертү турындагы" РФ Хөкүмәте боерыгы бастырылды.
Документка караганда, пространство белешмәләрен һәм материалларын тапшыру фонд тарафыннан килешү нигезендә, физик яисә юридик затлардан, дәүләт хакимияте яисе җирле үзидарә органнарыннан пространство белешмәләрен һәм материалларын тапшыру турында гариза килгәч, башкарыла.
Әлеге материаллар түбәндәге ысуллар буенча бирелә:
- фондка килеп мөрәҗәгать итү;
- почта аша;
- электрон почта аша;
- фондның рәсми сайтында урнаштырылган сылтама аша;
- федераль яисә региональ пространство белешмәләре порталында сылтама урнаштыру һәм электрон почта аша юллау;
- веб-сервислар ярдәмендә.
Гаризада 2021 елның 1 гыйнварына кадәр кулланылган дәүләт координата системаларында дәүләт геодезия челтәре пунктлары турында белешмәләр соралган очракта, андый белешмәләр фондта булган очракта гына тапшырыла.
Аннан тыш, әлеге документ дәүләт яисә муниципаль заказны башкару максатында пространство белешмәләрен һәм материалларын куллануның аерым шартларын билгели.
Күрсәтелгән үзгәрешләр буенча, пространство белешмәләрен һәм материалларын тапшыру турындагы гариза формасы да төзәтелде.