Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка юлламасы барышында яңа милли проект булдыру турында игълан итте. Ул "Кадрлар" дип аталачак.
Әлеге проект ил икътисады өчен куркынычларның берсен — белгечләр җитмәүне җиңәргә юнәлдерелгән, ул гражданнарны укытуда һәм һөнәри үстерүдә ярдәм итәргә тиеш.
"Әлеге яшьләр, бүгенге яшүсмерләр, XXI гасыр икътисадында эшләргә әзер үз һөнәрләренең осталары булуы мөһим. Аның өчен яңа "Кадрлар" милли проектын башлап җибәрәбез", - дип ассызыклады президент.
2028 елга кадәр югары технологияле өлкәләр өчен миллионга якын эшче һөнәрләр белгечләрен әзерләү кирәк. Аның өчен белем бирү дәрәҗәләренең барысы да бербөтен эшләргә тиеш - мәктәптән вузга кадәр, алар барысы да бер мантыйкта эшләргә тиеш, шулай ук булачак эш бирүчеләрнең катнашы да кирәк.
Юллама барышында Владимир Путин тагын берничә яңа милли проектлар булдырылуын игълан итте: "Гаилә", "Дәвамлы һәм актив яшәеш", "Россия яшьләре", "Белешмәләр икътисады", аннан тыш мәдәният, транспорт, газификацияләү, халыкны чиста су белән тәэмин итү һәм ЖКХ яңарту сораулары белән бәйле дәүләт программалары да эшли башлаячак.