Пространство белешмәләре фондына мәгълүмат тапшырырга тиешле затлар исемлеге киңәйтелә

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

30.12.2015 елда чыгарылган 431-ФЗ номерлы "Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәртүләр кертү турындагы" Федераль законга 2024 елның 1 апреленнән үзгәрешләр кертеләчәк.

Әлеге документ геодезия һәм картография эшләрен башкару нәтиҗәсендә алынган белешмәләрне пространство белешмәләре фондына тапшырырга тиеш затлар исемлеген киңәйтә.

Шу рәвешле, 10 маддәнең 2нче өлешендәге үзгәрешләр буенча (текстта каралтылган) региональ пространство белешмәләре фондына Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары яисә аларның ведомстволары астында булган дәүләт яки муниципаль учреждениеләр/унитар оешмалар тарафыннан оештырылган геодезия һәм картография эшләрен башкару нәтиҗәсендә алынган белешмәләр тапшырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International