Районнарга субсидия кысаларында шәһәр төзелеше документлары эшләнеләчәк җирлекләр исемлеге тәкъдим ителде

2024 елның 9 феврале, җомга

Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча районнар белән киңәшмә үтте.

Фонд директоры Дмитрий Лунегов Әлмәт, Әгерҗе, Кама Тамагы районнары җитәкчелеге игътибарын генераль план проектларын тәмамлау буенча төп таләпләргә юнәлтте.

ПЗЗ проектларын тәмамлауга килгәндә, Азнакай, Бөгелмә, Кукмара, Яшел Үзән, Менделеевск, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарыннан тиз арада территориаль зоналар турында белешмәләрне "Роскадастр" ГХК филиалына юнәлдерү соралды.

Районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләре дә каралды, алар буенча районнарга искәрмәләр әйтелде.

Муниципалитетларга шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан килештерелгән субсидия кысаларында территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документлары әзерләнеләчәк авыл җирлекләре исемлеге дә күрсәтелде.

Әлеге исемлек белән сылтама аша презентациядә таныша аласыз 🔗 https://fpd.tatarstan.ru/2024.htm

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International