ТР Пространство белешмәләре фондында ТР Икътисад министры урынбасары Динар Шакиров һәм ТР Пространство планлаштыру институты вәкилләре белән "Бердәм килештерү кабинеты" проектын гамәлгә ашыру сораулары буенча киңәшмә үтте.
Исегезгә төшерәбез, ТР Пространство белешмәләре фонды Бердәм килештерү кабинеты операторларының берсе булып билгеләнде. Проект материалларын өйрәнү һәм эш төркеме очрашуларын үткәрү нәтиҗәсендә әлеге сервисны камилләштерү буенча искәрмәләр һәм тәкъдимнәр әйтелде.
Соңрак профильле ведомстволарны бердәм цифрлы системада эшләтү һәм система эчендә эш тәртибен билгеләү сораулары республиканың тәэмин итүче оешмалары белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә сөйләшенде.