Фондның пространство белешмәләре идарәсе бүген ел саен Россия күләмендә узучы космос фотосурәтләрен ясауга 2024 елга гаризалар кабул итү һәм Җирнең дистанцион зондлау (ДЗЗ) белешмәләрен гамәлдә куллану буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә "Роскосмос" Дәүләт корпорациясенең ДЗЗ космик белешмәләре Операторы һәм РФ башкарма хакимияте дәүләт органнары катнашында узды. Биредә 2023 елда космос сурәтләрен ясауга бирелгән гаризаларны үтәү нәтиҗәләре һәм үзенчәлекләре каралды, белешмәләр куллануда туган бәхәсле сораулар буенча сессияләр һәм түгәрәк өстәлләр үтте. Шулай ук катнашучылар өчен ДЗЗ белешмәләрен куллану, аның технологияләре, чаралары һәм алымнары буенча мастер-класслар оештырылды.