Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында аеруча саклана торган табигый территорияләр чикләре урнашу урынын билгеләү сораулары буенча киңәшмә узды.
Очрашуда ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов, Фонд директоры Дмитрий Лунегов, аның урынбасары Дмитрий Малинин, җитештерү идарәсе җитәкчесе Владимир Кандалинцев, кадастр эшчәнлеге һәм җир төзелеше бүлеге җитәкчесе Тимерлан Ахметханов катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, узган елларда ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан региональ әһәмияте булган 29 аеруча саклана торган табигый территорияләрнең (ООПТ) чикләрен билгеләү буенча зур эш башкарылды. Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 28 ООПТ чиге турында белешмәләр кертелгән. Соңгысы – “Агыйдел елгасы дельтасы” дәүләт табигый заказнигы ЕГРНга 2023 елның 29 декабрендә кертелде. Тагын бер “Лубянка елгасы” табигый мирасы ТР Министрлар Кабинетында килешү уза. Барлык ООПТлар ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына алдан раслау өчен юнәлдерелде.
Киңәшмәдә катнашучылар чикләрне билгеләү һәм ЕГРНга белешмәләр кертү очен кирәкле документлар әзерләү буенча башкарылган эшләр нәтиҗәләрен карап чыктылар. Аннан тыш, ООПТларның сакчыл зоналары чикләрен билгеләү, урнаштыру һәм ЕГРНга кертү, шулай ук Татарстан Республикасы аучылык җирләре чикләрен билгеләү буенча уртак эш алып бару сораулары да каралды.