РФ Икътисадый үсеш министрлыгында СТП проектларын эшләү буенча методик киңәшләргә искәрмәләрне карап чыктылар

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Пространство белешмәләре фонды вәкилләре РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков рәислеге астында ВКС форматында узган чираттагы киңәшмәдә катнашты.

Аңа кадәр министрлыкның территориаль үсешне планлаштыру Департаменты тарафыннан регионнарга муниципаль районнарның, шәһәр һәм авыл җирлекләренең территориаль планлаштыру схемалары проектлары, шулай ук әлеге документларга үзгәртүләр кертү проектлары буенча методик киңәшләр юнәлдерде.

Киңәшмәдә эш төркеме әгъзаларының искәрмәләре һәм тәкъдимнәре әйтелде, алар барысы да документның нәтиҗәле вариантында исәпкә алынып, тупланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International