Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын Коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада республика рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Коллегияне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ачып җибәрде, ул узган елларда ведомство эше нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары турында сүз тотты. Аннан соң ЕГРНны белешмәләр белән тулыландыру буенча эш барышы турында ТР буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте Идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйләде.
Әлеге теманы үзенең докладында ТР Пространство белешмәләре директоры Дмитрий Лунегов та чагылдырды. Аннан тыш, ул Фондның биш ел эшләү дәверендәге нәтиҗәләре буенча хисап тотып, учреждениенең үсеш перспективаларын карап чыкты.
Аерым игътибарны Дмитрий Алексеевич ТР Югары төгәллекле позицияләү системасын (СВТП) үстерү кирәклегенә юнәлтте. Әлеге системаның 16 референц станцияләре 2023 елда Фонд балансына тапшырылды. Әмма, тикшерү нәтиҗәләре буенча, җиһазларның замана таләпләренә туры килмәве ачыкланды. Өстәвенә, республиканың бөтен территориясен каплау өчен 33 станция урнаштыру кирәк. СВТП проектын Рөстәм Миңнеханов та хуплады:
- Барлык төр чикләрне билгеләү бурычы иң алдынгы алымнар белән кулланып хәл ителергә тиеш. Бу бик мөһим. Әгәр дә координаталарыбызда ялгышсак, бу бик зур проблемаларга китерәчәк, - дип ассызыклады ул.