Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында "Бердәм килештерү кабинеты" проектын гамәлгә ашыру буенча ТР Пространство планлаштыру институты вәкилләре белән киңәшмә үтте.
Әлеге проект "бер тәрәзә" форматында билгеләнгән вакыт аралыгында документларны параллель рәвештә карауны тәэмин итәргә тиеш. Операторларның берсе булып ТР Пространство белешмәләре фонды билгеләнәчәк.
Бердәм цифрлы системала профильле ведомстволарның уртак эшләх сораулары һәм система эчендәге эш регламентлары шулай ук ТР Икътисад министрлыгындагы киңәшмәдә дә күтәрелде.